Тематик кичә
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга карата, мәктәп белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары белән "Татар теле - Тукай теле" дип аталган тематик кичә үткәрдек. Балалар Тукай абыйларының шигырьләрен сөйләделәр. "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.