Әңгәмә
Укытучы иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.Менә без дә китапханәдә Халыкара укытучылар көненә карата "Укытучы булыр идеңме" дигән темага әңгәмә үткәрдек.Балаларның укытучы һөнәре турында ниләр уйлаганын тикшердек, аларның фикерләрен тыңладык.