Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Балалар иртәсе

  6 март көнне балалар бакчасы белән берлектә "Әниләргә сөю бүләк итик" дип аталган балалар иртәсе үткәрдек. Балалар әниләренә үзләренең әзерләгән бик матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар. Әниләр белән кызыклы уеннар уйнадык. Балалар соңыннан әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Балаларның да, әниләрнең дә бу көнне йөзләрендә шатлык, сөенеч балкый иде.