Чубуклинская сельская библиотека - филиал № 32

Туган якны өйрәнү сәгате

   Китапханәдә ТАССРның 100 еллыгына карата 2-4 сыйныф укучылары белән "Бәхет биргән җирем - Татарстан" дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрдек, "Татарстан - минем Республикам" дип аталган китап күргәзмәсе төзедек. Балаларны Татарстанның флагы, гербы, аның тарихы белән таныштырдык. Аларга табышмаклар, мәкальләр әйттек.