Урам фестивале
Зәй районы китапханәчеләре арасында "Туган якның мәдәнияты һәм йолалары" дип исемләнгән конкурс булып узды.Шундый фестиваль 21 июнь көнне Чыбыклы авылында Төги, Гулькин, Суык-Чишмә һәм Чыбыклы авылы китапханәчеләре катнашында булды. Анда "Тынгы белмәс оста куллар", "Аш бар өйдә бәрәкәт бар", "Күңел җылым бизәкләрдә", "Тукай әсәрләренә сәяхәт" һ.б. исемле кул эшләреннән торган күргәзмәләр куелды. Чыбыклы авылы "Орчык өмәсен" күрсәтте. Төги авылы кызлары картина ясау серләренә масстер-класс күрсәттеләр.Шигырь уку буенча "Ачык микрофон", "Кычкырып уку буенча чемпионат", "Флеш-моб" үткәрдек. Соңыннан кызлар төрле вакытта кия торган, төрле материалдан тегелгән күлмәкләрдән мода күрсәттеләр.