Күңелле уеннар
3 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә карата "Балачак, балачак иң күңелле чак!" дип аталган уеннар үткәрдек. Балалар белән кызыклы уеннар уйнадык, ярышлар оештырдык. Аларга кечкенә генә булса да бүләкләр тапшырдык. Балаларның йөзләрендә шатлык балкый иде.