Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Җиңү килде җирне нурга күмеп"-митинг

Бөек җиңүнен 74 еллыгына ,  авылыбыз уртасында, тыл хезмәтчәннәре ветераннарына һәм сугыш чоры балалары истәлегенә Һәйкәл ачылды.  Мәктәп укучылары – 9 май бәйрәменең   күркәм традицияләренә әйләнгән “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, сугышта катнашкан, яу кырында  ятып калган бабайларының, туганнарының,тыл ветераннары әби-апаларының  истәлекле фотосурәтләре белән урам буйлап  митингка төштеләр.

     Һәйкәлне ачыр алдыннан,без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, З.Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” әсәреннән ,өзек сәхнәләштереп күрсәттек. Фронтка, солдатларга ризык,кием-салым озаттык. Шулай ук митингта К.Сибгатуллинның “Сугыш чоры хатын-кызлары” дигән шигыре сөйләнде.                                                 Мәктәп укучылары  тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышы, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тыл ветераннарына чәчәкләр,шарлар бүләк ителде.