Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Акция:"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

Сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә, кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә 6 май көнне, Аксар авылы китапханәсе дә кушылды. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп,   1-4 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык.Чара өчен :“Бөек батырлык тарих түрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән патриотик дәрестә, укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм  югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр, балалар йөрәгенә үтеп керде.Балалар белән: М.Җәлил  әсәрләрен (“Вәхшәт”,”Сандугач һәм чишмә”, ”Кызыл ромашка”һ.б.) , Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” шигырен, С.Шакирнең “Батырлар үлмиләр”  хикәясен, И.Газиның “Малай белән эт”,Ә.Еникинең ” Бала” хикәяләрен  балалар бик яратып тыңладылар.