Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Халык белән бергә яшә Тукай,Яшә шигырь,яшә Туган тел”-шигърият кичәсе

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнендә, китапханәдә “Халык белән бергә яшә Тукай,Яшә шигыръ,яшә Туган тел” дигән исемдә шигърият кичәсе уздырылды. Шагыйрьнең тормыш юлын ”Без Тукайны беләбезме? дигән тест- викторина  ярдәмендә  уздырдык.

Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган,әти-әниләребез укып үскән,хәзер  укучылар аларны өйрәнә.Алар җанны җылыта, күңелне яктырта,туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Укучылар Г.Тукайның  “Пар ат”, ”Төш”,”Китап”, ”Күгәрчен”,”Су анасы”кебек шигырләрен яттан сөйләделәр. Аның үлемсез шигырьләре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

   Кичә азагында татар гимнына әйләнгән “Туган тел”не бергәләп җырладык.