Китапханә төне-2019 : " Милли йөзек кашы -Театр"
“Китапханә төне-2019” илкүләм акциясенә, Аксар китапханәсе дә кушылды.
Быелгы китапханә төне театрга багышланган иде.Чарага килгән мәктәп укучыларына ,”Китапханә төне” акциясенең нинди максатлардан чыгып үткәрелүе турында мәгълүмәт бирелде.
Кичәне, укучыларны “Милли йөзек кашы –Театр”дигән, мәктәп сәхнәсе өчен кайткан, яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштырудан башладык. Җыентыкларга кергән гыйбрәтле,хикмәтле,шаян драма әсәрләреннән өзекләр укылды.Чын театр мәктәптән башлануын,әлеге сәнгатънең укучыларда туган телебезгә,туган илебезгә мәхәббәт уятып,дөньда үз урыннарын табарга ярдәм итүе турында фикерләребезне җиткерердек.Шулай ук укучыларны татар театры тарихы белән дә кыскача таныштырдык.”Артистларны беләсеңме?” ярышында да китап укучылар актив катнашты. Якташ артистларыбыз:Н.Дунаев,Ф.Зарипов иҗатларына тукталып,видео сюжетлар карадык.
Аксар халык театры “Тургай” турындагы видео язманы укучылар тарафына тәкъдим иттек.Әлеге язма Зәй телеведениесе өчен төшерелеп күрсәтелде.
Кичәдә катнашкан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә,укучыларга Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрен сәхнәләштереп куйдык .
Режиссер белгечлеге булган Г.Гатина ,укучыларга “Мин образга керәм” конкурсы өчен мастер-класс күрсәтте. Ул Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык”әкиятендәг әби роленә грим(бизәнү) салды һәм сәхнә теле буенча уйнау серләренә төшендерде.
Кичәнең ахырында укучыларга ,китапханәгә кайткан Д.Нәгыйм һәм Р.Нәбиевның “Бөртекләп җыелган гомер” китабын тәкъдир итү булды. Китап, тышлыгыннан күренүенчә, 2015 елда Омскида казарма җимерелү аркасында ике аягын да югалткан Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев һәм аның ныклы терәге булган сөеклесе Индира турында.Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылган әлеге повестьта әсәрнең төп герое Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис-кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә челпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалып калмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, алга таба атлый.
Китапның кысача эчтәлеген сөйләп,кызыклы урыннарын кычкырып укып, укучыларда зур кызыксыну тудырдык.Батыр егет Р.Нәбиев турында укучыларның күбесе белмәгән дә,шуңа күрә аларда китап буенча күп сораулар туды.
“Китапханә төне” акциясе, укучыларда онытылмас хатирәләр булып калыр.