” Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү,
аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү уңаеннан ,китапханәдә «Кошлар безнең канатлы дуслар” дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм экологик дәрес уздырылды.
Шулай ук укучылар арасында, кош оялары ясау буенча конкурс оештырылды.