"Китап белән дөнья яктырак"-балалар китабы атналыгы
Балалар китабы атналыгын Аксар авыл китапханәсендә “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән әдәби сәгать белән башлап җибәрдек. Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсенның туган көненә багышлап уздырыла. Авторның балачагы, иҗаты һәм балалар китабының тарихы белән , укучыларны презентация аша таныштырдым. “Әкиятне таны” дигән уенда ,шулай ук”Әкият дигән сихри илдә”дигән презентацияне карап сорауга җавап таптык.
Атналык барышында кече яшьтәге балалар белән садикта “Китап белән дөнья яктырак” дигән китапханә дәресе узды.Кечкенәләргә әкият,шигырьләр кычкырып укылды һәм укылганнар буенча сорауларга җавап бирелде.