Акция "Еникине укыйбыз"-"Рухи матурлык җырчысы"-әдәби дәрес
Татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган “Еникине укыйбыз” төбәкара акциягә Аксар китапханәсе дә кушылды. Акция кысаларында китап укучылар,күренекле татар язучысы, прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Әмирхан ага Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әдипнең “Матурлык”, “Бала”, “Ана һәм кыз”,“Әйтелмәгән васыять” әсәрләреннән өзекләр укылды, фикер алышу оештырылды. 2018 елда “Әйтелмәгән васыять”әсәре буенча ,авыл тамашачысына спектакль куйдык.Әлеге спектакльдән видео-язма карап үттек.
Ә.Еники әсәрләрендә кеше тормышында зур әһәмияткә ия булган дуслык, намус, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек рухи кыйммәтләр Ватан язмышы белән бик оста сурәтләнә һәм китап укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный.
“Рухи матурлык җырчысы” дип аталган китап күргәзмәсе буенча күзәтү ясалды.