Акция"Иң яхшыларын укырга вакыт.А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"
“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” Республика акциясенә кушылып ,Аксар авыл китапханәсендә А.Алиш премиясе лауреатлары китапларыннан “Китап- белем чишмәсе”,”Яңа китап-яңа дус”дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды. Бөтендөнья кычкырып уку көнендә башлангыч сыйныф укучылары арасында сәнгатьле уку оештырылды.
Укучыларны патриот –язучы А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән китапханәче таныштырды.Авторның “Сертотмас үрдәк”дигән дигән китабыннан “Чукмар белән Тукмар”,”Кем көчле?” әкиятләре кычкырып укылды һәм балаларга сораулар бирелде.
Шулай ук укучыларны А.Алиш премиясенә лаек булган язучылар белән ташыштырдым. Танылган балалар язучылары – Ш. Галиев, Ф. Сафин, Й.Шәрәпова, Р. Бәшәр, Р. Миңнуллин, Р. Корбан,Л.Шәех иҗатлары белән танышу ,электрон презентация һәм китаплары ярдәмендә алып барылды. Балалар язучы-шагыйрьләрнең гыйбрәтле һәм кызыклы хикәяләре, әкиятләре,шигырьләре белән таныштылар. Й. Шәрәпованың “Зоопаркта”, ”Аппак белән Шапшак” һәм Ф. Сафинның “Керпенең шәһәргә сәяхәт” китапларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Тыңлаганнан соң балалар бик теләп, китапның иллюстрацияләрен карадылар, әлеге китаплар турында фикер алышуда актив катнаштылар.