Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сәламәтлек-үз кулыбызда»-конкурс

   Аксар китапханәсе «Синең сәламәтлегең-якыннарыңның бәхете”дигән ,үзәк китапханә оештырган конкурста катнашты. Тематик кичә “Сәламәтлек-үз кулыбызда” дип аталды.Кичә өчен “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”дигән китап күргәзмәсе һәм “Сәламәтлек-зур байлык” дип исемләнгән уен-ярыш өчен күргәзмә оештырылды.

    Конкурс 2 номинациядән тора:наркоманиягә каршы көрәш ,сәламәт яшәү рәвеше- сәхнәләштерелгән күренеш кую;

-         Флешмоб-“Сәламәтлеккә-әйе”

 Кичәне , китапханәче сәламәтлекнең җир йөзендә иң кадерле әйбер,кеше бәхетенең ,һәр гаиләнең  нигезе икәнлеге турында сөйләп ачып җибәрде. Шулай ук статистик мәгълүмәтләр буенча,шактый уйланырлык саннарны да  укучылар тарафына җиткерде.

  Укучылар катнашында куелган күренештә,  өйдәге тавыштан туйган кыз,наркотиклар куллана башлый.Бәхеткә каршы,  яхшы иптәшләре кызны вакытында докторга алып килеп,бу бәладан коткарырга ярдәм итә.

Сәхнәләштерелгән күренешкә анализ ясап,яшүсмерләрнең наркотикларга тартылмыйча,җәмәгать тормышында актив катнашып,хезмәттән,физик күнегүләрдән ямь табып яшәүләрен ,начар гадәтләрдән башка да тормышның матур,кызыклы икәненә төшендерергә тырыштык.

     Кичәне авыл фельдшеры Гөлфия  дәвам итте.Ул укучыларга беркайчан да начар гадәтләргә өйрәнмәскә,дусларыгыз үзегездән яхшы булсын дигән теләктә чыгышын тәмамлады.

      Укучыларны китапханәче, матур әдәбияттәге наркоманга әйләнгән яшүсмерләрнең аянычлы язмышлары белән таныштырды.(З.Мәһмүди”Әче балан”,”Чакыр да чокыр”,М.Маликова “Чәчкә балы”,А.Фәләх “Таш бәгырь”)

 Шулай ук укучылар өчен “Сәламәтлек турында мәкальләр төзе”һәм “Начар гадәтләргә юк” уеннары уйнатылды.

      Кичәбезне укучыларның алдан әзерләнгән “Сәламәтлеккә-әйе” дигән флешмоб чыгышы белән тәмамладык.(Азактан тема буенча плакатлар күрсәтелде)