Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Халык авыз иҗатын укыйбыз"

“ Халык авыз иҗатын укыйбыз”  Бөтенроссия акциясендә Аксар китапханәсе дә читтә калмады.

21 февраль-Халыкара Туган тел  көненә  китапханәдә : ”Туган телем-иркә гөлем”дигәнт китап күргәзмәсе белән укучыларга китап обзоры ясалды.Китапханәче балаларга татар теленең килеп чыгышын,аның кулланылышын,аны өйрәнүче фән турында сөйләде .Туган телебезгә хөрмәт,мәхәббәт тәрбияләү максатыннан халык авыз иҗаты (фольклор) китаплары белән таныштырды. 

”Туган телем-киңдер сиңа күңел түрем” дигән шигырь сәгатендә укучылар, иң дәрәҗәле 14 ил исәбенә кертелгән, бай тарихлы телебезгә карата шигырьләр укыдылар.(Гафури М. ”Ана теле”,Әюп Х.”Тел ачкычы”, Фәйзуллин Р.”Туган телем”һ.б.)

 ”Җомак әйтәм-җавап тап”дигән табышмаклар бәйгесендә укучылар тапкырлыкта, өлгерлектә көч сынаштылар. Шулай ук “Милләт дәвамчысы”дигән ярышта ,укучылар катлаулырак сорауларга җавап таптылар.(Мәсәлән: “Татар теле нинди телләр белән тугандаш?”,”Татар телендә ничә сүз төркеме бар?” һ.б.)

Татар халык авыз иҗатының бер төре булган әкиятләрдән  өзекләр кычкырып укылды.Укучылар нинди әкияттән икәнен әйтергә тиешләр иде.Балаларның кечкенәдән әкиятләр укып үсүе ,аны тиз тануларыннан күренде.Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганнан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллылана, матурлана алуына тагын бер тапкыр ышандык.

Китапханәдә  укучылары өчен: “Сүз эчендә хикмәт бар”-(мәкальләр һәм әйтемнәр, такмаклар, тизәйткечләр турында сөйләшү) дигән темага конкурс узды. Укучылар өчен халкыбыз җәүһәрләре булган мәкаль, әйтем, тизәйткечләрнең һәрберсенә аңлатмалар,килеп чыгу тарихлары турында сөйләнде. Халык авыз ижаты үрнәкләре  булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр балага әхлак тәрбиясе бирүдә иң мөһим мәсьәлә булып санала.   Дәреснең башын ярыш формасында башладык. Башта “Кем күбрәк белә?” дип мәкаль әйтеп җиңүчене билгеләсәк,  аннары “Дәвамын беләсеңме?” дигән ярышта укучының мәкальне  белүен тикшердек.Туган телебезнең бөеклеген мәкальләребез аша белдек.