"Онытылмый һич тә онытылмый,хәтерләрдә һаман яңара"-әфганчы янында очрашу
Быел Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарылуга 30 ел булу уңаеннан,китапханәдә “Әфганстан йөрәк ярасы” дип исемләнгән , әфганчы егетләр белән очрашу уздырылды.Әмма хәрби бурычын үтәп, сәламәтлеген югалткан ,күз күреме бөтенләй начарайган авылдашыбыз кичәгә килә алмау сәбәпле,без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә аларның өйләренә бәйрәм белән котларга бардык.Бу йортта без көтелгән кунак,һәрвакыт ачык йөз белән каршылыйлар.
30 ел гомер узса да,бүгенгедәй армия хезмәтенең һәр мизгелен хәтерләп сөйли безгә Айрат Мөхәметдинов.”Безне кая барасыбызны әйтмичә алып киттеләр”-ди Айрат.”Казахстанга дип Үзбәкстанның Термез шәһәренә китерделәр,аннан Әфганстанның иң кайнар ноктасына җибәрделәр”-ди ул .
Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган "Әфган" сүзе әле һаман аларның җаннарын тетрәндерә, таш- кыялар арасында башын салган иптәшләре хакындагы авыр хәтирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребезнең яраларын кузгата.Айрат бик аралашучан,сүзләрен үлчәп сөйли. Безне әле көлдерә,әле тирән уйларга батыра.Яңалыклар белән дә хәбәрдар әфганчы егет, чөнки аның кырыенда гына радиосы. “30 ел хәтердә”дигән конкурска аның турында язылган иншаны яздырып бирүен үтенде Айрат,тыңлар өчен.Әнисе Миңнурый апа белән тагын кунакка чакырып озаттылар безне.Ә ишек алларында көн саен 13 км.йөгерер өчен җайланган корылманы күреп, без Айратка сокландык.Аның тапкырлыгы,шушы язмышына риза булып тормышны яратуы,көчле рухлы булуы күпләргә үрнәк.