Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Әфганстан-йөрәк ярасы"-тематик кичә

“Әфганстан-йөрәк ярасы” дип аталган кичә өчен китап күргәзмәсе,”Без тарихта эзлебез” дигән стенд,презентация һәм җырлар(“Төшләремә керә Кандагар”)тыңланды һәм күрсәтелде.

    Соңгы совет солдатының Әфганстан җиреннән чыгарылуына  30 ел вакыт узды. Анда меңләгән Совет офицеры һәм солдаты үзләренең интернациональ бурычын үтәде. Әлеге сугыш ун елдан артык барды, күп корбаннар китерде.

   Кичәне, әлеге кирәкмәгән сугышта безнең илдән катнашкан,һәлак булган , яраланган,хәбәрсез югалганнарның санын барлаудан башлап җибәрдек. Татарстаннан 9 меңгә якын егетнең Әфган мәхшәрен кичеп чыгуы,250 кеше төрле орденнар ,1415 кеше медальләр белән бүләкләнүе  турында укучыларга  мәгълүмәт җиткерелде.256 асыл егетебезнең яудан кире исән-сау әйләнеп кайтмавы,аларның ачы язмышы турында  Ә.Гаффарның “771 аршин җир” китабы белән танышып белдек.Китап ахырында һәлак булганнарның исемлеге бирелә.Безнең Зәй шәһәре  һәм районыннан барлыгы 8 кеше һәлак булган.Кичәдә катнашучыларны исемлек белән таныштырып,1 минут тынлык билгеләдек.

       Безнең Аксар авылыннан да Әфган җирләрендә сугыш утын кичеп,туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан 9 егетебез бар.Аларның 4се авылда матур гына яшәп яталар.Кызганычка каршы Мухаметдинов А. үзенең сәламәтлеген югалта.АВйрат абыйсы турында, Республика конкурсында катнашып язган иншасын, Муслахова Зилә кичәдә һәм Айрат абыйсының өйләрендә кычкырып укыды.

Шулай ук әтисе, Мухаметдинов Илдар турында язган иншасы Данис та кичәдә  укыды.

  Кичәгә чакырылган әфганчы егетләребез үзләренең солдат хезмәте елларын авырлык белән искә алсалар да,бүген инде алар тынычланганнар.Аларга укучылар төрле сораулар бирделәр.( Сез  үзегезне Әфганстанга барасыгызны белдегезме?,Өйдәгеләрегезгә бу хәбәрне ничек җиткердегез?Иң авыр мизгелләрегез?Хатлар язарга вакытыгыз кала идеме һәм еш яза идегезме?Сезнең арада якташларыгыз бар идеме?

Әфганстан сугышы турында кинолар карый аласызмы? Һ.б.)

   2 сәгатьлек кичә бер сулышта сизелмичә үтеп китте һәм чәй табыны артында дәвам итте.