Г.Галиеваның “Тулгак”әсәре буенча укучылар конференциясе.
Чираттагы китап укучылар конференциясе, татар әдәбиятына соңарып килгән язучы-прозаик Г.Галиеваның “Тулгак” әсәре буенча уздырылды. Кичәгә урта буын китап укучылар чакырылды.Авторның тормыш юлы,иҗаты белән китапханәче тарафыннан таныштылар. Презентация,”Пар канатлар” (Гөлчәчәк белән Әхмәт Галиевлврга багышлана)тапшыруын карап,тыңлап , кичәгә килүчеләр Г.Галиева турында, тагын да тирәнрәк белем алдылар.
Әсәрнең эчтәлеген искә төшереп, кыскача танышып,андагы вакыйгалар турында фикер алышу бик җанлы барды.Авторга популярлык китергән “Тулгак” әсәрендә, бер-берсен яратып кавышкан парның катлаулы сынауларга дучар булулары, китап укучыларда төрле фикерләр һәм бәхәсләр тудырды. Кичәдә һәркем үз фикерен җиткереп,уңай һәм тискәре образларга анализ ясады, әсәрдән өзекләр кычкырып укылды.
Кичәдә катнашучылар китапханәгә кайткан яңа әсәрләрне укып,фикер алышып, рухи байлык туплап, тагын очрашырга сүз куештылар.Кичә чәй табыны артында дәвам итте.