Встреча со студентами ”Студент тормышына сәяхәт”
Аксар китапханәсендә традициягә әйләнгән студентлар белән очрашу кичәсе 25 январь –студентлар көне уңаеннан ,мәктәпне тәмамлап,бүгенге көндә төрле уку йортларында укыган студентлар белән өлкән сыйныф укучылары катнашында узды.Кичә өчен “2019 ел –Татарстанда эшче һөнәрләр елы “ уңаеннан :”Хезмәт сөйгән халык-дан-хөрмәткә лаек”дигән китап күргәзмәсе төзелде .Кунакларга, һөнәрләрнең барысы да тигез булуы,тик аны төгәл сайлый белергә кирәк икәнлеге турында ,кыскача китапханәче сөйләде.
Ә кичәге укучылар исә, студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.
Билгеле инде өлкән сыйныф укучылары кызыксындырган сорауларны үзләре дә бирделәр. Уку авырмы, буш вакытлар ничек үтә? Имтиханнарны нинди формада бирүләре хакында, дәресләрнең нинди формаларда үтүләре хакында сораштылар. Ул гына да түгел, "Якынча студентка атнага ничә сум акча кирәк, кимсетмиләрме, шәһәрдә адашып калган очракларыгыз булмадымы?" кебек сорауларга да җаваплар ишеттеләр укучылар. Тиздән үзләре дә олы тормыш юлына басачак укучыларны ,студент тормышы бик кызыксындыра икәнлегенә инандык.Аларны борчыган сорауларга да төрлечә җавап алдылар (9дан китәргәме,әллә 10-11 сыйныфны укыганнан соң китәргәме кебек сораулар)