Тарихи сәхифә “Ленинград блокадасын өзүгә-75 ел”
Аксар китапханәсендә,27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә-75 елга багышлап батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес өчен “Ленинград блокадасына-75 ел” исеме белән китап күргәзмәсе төзелде 1әм кыскача күзәтү ясалды.Батырлык дәресен, үзенең чыгышы белән,тарих укытучысы Зөлфия Ирнисовна дәвам итте. “Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 900 көнлек камалышта ачлыктан күпме ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!”-дип төгәлләде чыгышын, тарих укытучысы.