Кичә “Әни җирдә иң зур кеше”
Кичәгә чакырылган кунаклар: лаеклы ялдагы өлкәннәребез һәм мәдәният хезмәткәрләренә “Әни нәсыйхәте” җыры астында презентация күрсәтү белән башлап җибәрдек. Шулай ук кичә өчен “Тормыш яме-Әнкәй,хатын-кыз” дигән күргәзмә-күзәтү ясалды.
Кичә теләкләр белән бергә шигырьләр,җырлар аша үрелеп барылды. Хөрмәтле әниләребезгә Г.Галиеваның “Тулгак”әсәреннән өзек уку,кичәнең төп темасына әйләнүгә бер сәбәп булды.Һәрбер әни үзенең беренче баласы туу мизгелләрен яңартып ,хатирәләре белән уртаклаштылар.Кичә чәй табыны артында күңелле гапләшүләр белән дәвам итте.