Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Халкың белән бергә яшә Тукай,Яшә шигырь ,яшә,туган тел

Аксар китапханәсендә, бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан ,”Халкың белән бергә яшә Тукай,Яшә шигырь ,яшә,туган тел” исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды.Кичә өчен “Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130ел”дигән стенд һәм ”Безнең күңелләрдә син Тукай”дигән китап күргәзмәсе төзелде.. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге шигъри җанлы авылдашларыбыз җыелды.Кичә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты сөйләүдән башланса,аны җирле шагыйрә Фәйрүзә апа Әхмәтова үзенең Тукайга аталган шигыре белән дәвам итте.Шулай ук яңа шигырләре белән дә таныштырды.Өлкән буыныбызның бүгенгәчә ,Тукай шигырләрен  яттан белүе,безне сокландырды.

Кичә,җыр һәм курай моңнары белән үрелеп барылды.чәй табыны артында дәвам итте.Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән, ”Туган тел” җыры белән тәмамланды.