Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик кичә“Комсомоллар истәлекләр барлый”

Иң элек мәктәп укучыларына “комсомол” төшенчәсенә ачыклык кертеп,аның ил тарихында күрсәткән батырлыклары турында сөйләнде.  Яшьләр оешмасының тарихы, уставы, атрибутикасы, ВЛКСМның алты ордены турында мәгълүматлар бирелде,комсомол билетлары һәм значоклары күрсәтелде.

Комсомолның 70 еллыгына кулдан төзелгән”Әтиләр җире-безнең җир”дигән фотоальбом, безнең өчен бик истәлекле материал булды.

Ә кичәге комсомоллар исә,үзләренең тормышларында комсомолның зур эз калдыруы турында сөйләделәр.”Комсомол-минем яшьлегем,зур омтылышлар,якты хыяллар белән зур тормышка кереп киткән чорым”-ди кичәгә килгән ветеран укытучы Сөенеч Нигмәтҗановна.Һәрбер комсомол булган кеше, бу көнне яшьлек елларын сагынып искә алгандыр.Кичә азагында бергәләшеп  комсомол җырларын башкардык