Кошлар-безнең дусларыбыз
Китапханәдә”Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.Әлеге кичәнең максаты:укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,безнең як кошларын танып-белергә өйрәтү,аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату ,канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү уңаеннан үткәрелде.
“Кошлар-безнең якын дуслар”дигән китап күргәзмәсе төзелде.Шул исемдә презентация күрсәтелде.
Соңыннан укучылар өчен викторина сораулары ,табышмакларга җаваплар әйтелде,”Әйтеп бетер”уены уйнатылды.
Кошларга оялар ясау конкурсында җиңүчегә,диплом һәм бүләк тапшырылды.