”Җиңү килде җирне нурга күмеп”
Һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен, авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янына җыелабыз .Мәктәбебез укучылары ,Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, сугыш батырларының портретларын күтәреп, авылыбыз урамнары аша уздылар .Тантананы җирле үзидарә җитәкчесе Ю.И.Гыйльманов, ветераннарыбызны бәйрәм котлавы белән котлап,ачып җибәрде.
Һәйкәл янында мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп укучылары һәм садик балалары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышы күрсәтелде.Тыл ветераннарына чәчәкләр,шарлар бүләк ителде.
Тантананың икенче өлеше мәктәптә узды. Биредә тыл ветераннары өчен чәй табыны оештырылды. Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял иттеләр, үзара аралаштылар. Алар: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын иде,"- дигән теләк белән таралыштылар.