“Сугыш урлаган балачак”
Бөек җиңү бәйрәме уңаеннан мәктәп укучылары(волонтерлар) белән берлектә тыл ветераннарына кулдан котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре ясадык.Ветераннарның өйләренә барып бәйрәм белән котладык, йорт эшләрендә булыштык.Ветераннарның авыр сугыш еллары турында ачынып сөйләве, мәктәп укучыларында кызыксыну уятып,өлкәннәргә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләргә булышлык итә.
” Сугыш бик күп хәсрәтләр, ачлык – ялангачлык алып килде. Тик безнең халыкны тырышлык, бердәмлек, Җиңүгә, киләчәккә өмет яшәтте”-ди өлкән буын апаларыбыз. Сугыш чорында яшүсмер булган тыл ветераннарына бүген 80 — 91 яшь, тик шул вакыттагы авырлыклар һаман аларның хәтерендә. “Мондый сугыш яңадан кабатланмасын, беркем дә кайгы –хәсрәт күрмәсен иде” , —ди аларның һәрберсе.