"Каләме нур сибә"
Очрашу кичә өчен “Каләме нур сибә” дигән исем астында күргәзмә төзелде. Шулай ук аның иҗатына багышлап презентация төзелде. Г. Галимуллина китап сөючеләр күңеленә “Мәхәббәт аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Җиләкле тау сере” дигән әсәрләре белән үтеп керде.
Очрашуга Гөлсинә Наил кызының иҗатын белгән һәм белмәгән, хөрмәт иткән, китаплары белән кызыксынучы укучылар җыелган иде. Кичәне китапханәче, кунакларыбызны , авылыбыз тарихы белән таныштырудан башлап җибәрде.Шулай ук китапханәдә эшләп килүче “Шигъри мизгелләр” түгәрәгенең даими әгъзалары турында да кыскача мәгълумәт бирелде.
Кичә җырлар,тамашачыларның шигырьләре,гармунда уйнап җырлаулары, кызыклы сораулар белән үрелеп алып барылды.
Гөлсинә Галимуллина үзенең чыгышын тормыш юлын сөйләүдән башласа, аннары барлык әсәрләренең язылу тарихын сөйләп дәвам итте. Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган: алар – гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче, сынмаган-сыгылмаган көчле затлар.
Журналист-язучы китап укучыларга ,яңа гына дөнья күргән “Тау җылысы” дигән китабын тәкъдир итте.Әсәр - язмышын чит ил кешесе белән бәйләгән татар хатын-кызы турында.
Очрашу кичәсе җанлы, күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Ерак араларны якын итеп килгән язучы Г.Галимуллина белән аралашу, тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды,истәлеккә бергәләп фотога төштек.