«Ач шигърият серләреңне» әдәби кунакханә,җирле язучылар белән очрашу
21 март - Бөтендөнья шигърият көнендә, китапханәдә «Ач шигърият серләреңне» дип исемләнгән шигъри кичә уздырылды.Пушкин картасы белән узган кичәгә 8-9 сыйныф укучылары чакырылды.Кичәбез кунаклары ветеран укытучыбыз, үзенең “Гомер юлы” ,”Уйлану” китапларын чыгарган ,”Татар сүзе -2025”бәйгесе дипломанты, III нче урынны яулаган Гөлнур апа Әхмәтҗәнова булды.
Каләм тибрәтүче, бик күп шигырьләр авторы ,шулай ук туганнары белән “Татар сүзе 2025” бәйгесе җиңүчесе Флүрә Гиниятова иде.Алар укучыларга үзләренең тирән эчтәлекле,матур шигырьләрен бүләк иттеләр.Блиц-сораштыруда кызыклы җаваплар бирделәр, укучылырга төпле киңәшләр бирделәр.
Кичәбез бик җылы атмосферада узды.