Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Тукай сүзеннән бер шигырь» шигъри сәгать

Китапханәдә “Тукай сүзеннән бер шигырь”дип аталган шигырь сәгатендә ,авторның шигырьләрен бергәләп укыдык.  

“Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында шигырьләр укуны дәвам итеп, китап укучылар өчен ,Г.Тукайның “Ана догасы” шигырен  Гүзәлия Миннуллина кычкырып укыды. Шигырьдә шагыйрь  Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләрен билгели. Күргәнебезчә, һәркемнең әнисе яхшы, матур, шәфкатьле, һәр ана  баласына яхшылык кына тели.