Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мин әнинең ярдәмчесе» бәйге

“Тамчы”балалар кызыксынучылар клубына йөрүче  укучылар өчен  “Мин әнинең ярдәмчесе” исеме астында  күңелле бәйге узды. Кызлар төрле яктан үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр. Алмага тезелгән таякчыклар ярдәмендә әниләренә назлы-матур сүзләр әйттеләр, төрле ярмаларны таныдылар, рәсемнәрдән яшелчәләрне җыеп  салат  ясадылар, баланы бишек җыры көйләп йоклаттылар, яулык- алъяпкычларын  матурлап бәйләп күрсәттеләр. Соңыннан кызлар дефиле күрсәтеп, яз кызын тасвирладылар. Ә егетләр исә, катнашучы кызларны игътибар белән күзәтеп, гадел бәяләр бирделәр ,”Эх сез матур кызлар”җырын башкардылар.