«Китап белән дөнья яктырак» бергәләп укыйбыз
2 март–Бөтендөнья кычкырып уку көне. Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм. Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә. Шул уңайдан күчмә китапханәдә кечкенәләр өчен «Китап белән дөнья яктырак» кычкырып уку сәгате уздырылды.Кечкенәләр китапханәгә кайткан матур бизәлешле, яңа китаплар белән таныштырылды.Кызыклы әкият-шигырьләрне бергәләп кычкырып укыдык , табышмакларга җаваплар таптык.