Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Якты моңнар иясе”-әдәби-музыкаль кичә

Лирик шагыйрә Шәмсия Җиһангированың тууына 75 яшькә карата китапханәдә: ”Якты моңнар иясе”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәне шагыйрәнең тормыш юлын сөйләүдән башладык.Иҗатына тукталып,китап укучыларны  аның “Җирсу”,”Яшел гармун”, ”Илаһият”, ”Төсле моң” китаплары белән таныштырдык. Әдәби кичәдә катнашучылар Җиһангированың шигырьләрен үзләре дә сөйләде. Мәсәлән:”Кыйбла”,”Каеналарга””Җырлашып яшик” һ.б.                                            

Авторның бик күп шигырьләре көйгә салынган.Аның “Бураннар”,”Күрәсем килгән иде” кебек җырларын бергәләп җырладык.