«Мәхәббәт – шагыйрьнең илһам чишмәсе» шигырь кичәсе
Китапханәдә Тукайның мәхәббәт лирикасына карата «Мәхәббәт – шагыйрьнең илһам чишмәсе»дигән әдәби чара узды.
Бөек шагыйребез Г. Тукайның мәхәббәте нәфис моң белән өртелгән, үтә нечкә хисле, оялчан. Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын-кыз нәфислеген дә күргән, аның турында гүзәл итеп язган.
Шагыйрьнең «Мәхәббәт», «Татар кызларына», «Син булмасаң»,«Кызык гыйшык» шигырьләрен бергәләп укыдык.
Кичәдә «Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында шигырьләр укуны дәвам итеп, Г.Тукайның “Милләткә” шигырен Гүзәл Хәйруллина укыды.