«Төбәгемнең күренекле шәхесләре»файдалы мәгълүмат сәгате
Аксар китапханәсендә Россия фән көненә багышланган «Төбәгемнең күренекле шәхесләре»дигән файдалы мәгълүмат сәгате узды. Чарада авылыбызның, районыбызның танылган шәхесләре турында сөйләнде. Һәр төбәкнең үз күренекле кешеләре бар - язучылар, шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар, спортчылар, сәясәтчеләр һ.б. Чарада Аксар авылының танылган кешеләре: Социалистик Хезмәт Герое Хөснетдинова Мария Николаевна, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Салих Нуруллин, җәлилче Фәйзелхак Мингалин, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Миннебаевлар турында сөйләнде.Якташларыбыз Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Х.Миңлегулов, археолог,фән эшлеклесе Ф.Хуҗин, академик М.Хәсәновлар турында да мәгълумат бирелде.Шулай ук якташ язучы-шагыйрьләр турында да искә алынды.