Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Татарстан гербы тарихы» мәгълүмат сәгате

Китапханәдә 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн -Татарстан Республикасы гербы көне турында мәгълумәт сәгате уздырылды. Әлеге көн тарихы турында сөйләп,гербның һәрбер төсенә , формасына аңлатма бирелде.

Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.