Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Акция :«Сильные духом: читаем о разведчиках и партизанах» Бергәләп укыйбыз:«Батырларны ил онытмас»

2 февральдә “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз”IX  нчы Бөтенроссия акциясенә кушылып , китапханәдә :«Батырларны ил онытмас» дигән батырлык дәресе уздырылды. Укучыларда патриотлык хисе тәрбияләү, укучыларга Бөек Ватан сугышында илебез халкының батырлыгын китаплар аша җиткерү максатыннан аларны Советлар Союзы Геройлары-герой –пионерлар: Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова, Валя Котикларның батырлыклары турында таныштырдык.

 Укучылар белән Бөек Ватан сугышы разведчиклары һәм партизаннары турында иң яхшы әсәрләрне бергәләп кычкырып  укыдык.