Китап укучылар конференциясе
Кичәдә урта буын китап укучылар катнашты. Язучының ,әсәрләрендә олы мәхәббәтләренә тугры калган хатын-кызларыбызга багышланган китапларын, һәр укучы бик яратып,җылы кабул итеп укыды.
Китап укучылар язучының тормышы ,иҗаты белән: китап күргәзмәсе һәм “Каләме нур сибә”дигән презентация карап, якыннан таныштылар.
Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышып,һәрбер кеше үз фикерен әйтеп калырга ашыкты.Авторның гади тел белән язылган китабында геройларының язмыш әзерләгән авырлыкларга бирешмичә,сынауларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче,эчкерсез саф күңелле булулары китап укучыларда соклану уятты.Шулар белән бергә тискәре образларның да булуы(Мәлик,Кәрим кебекләр) күңелдә төер калдырды .
Кичәнең икенче өлешендә махсус кунак, җирле шагыйрь, автор-башкаручы Фәнис Исрафилов үзенең туган якка,мәхәббәткә багышланган шигырьләрен укыды,җырларын башкарды.Кичәгә багышлап җырлаган “Ак күгәрчен” җыры, бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде.