«Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак» очрашу-кичә
Мәдәният йортында, китапханә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә студентлар көненә багышланган «Студент еллары – иң кызыклы һәм рәхәт чак» дип аталган очрашу-кичә үткәрде.Зәмһәрир суык көн булуга карамастан, чарага студентлар бик теләп килде.
Чарага югары класс укучылары һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар чакырылган иде. Кичәне студентлар көне тарихы белән таныштырудан башладык.
Кичә этаплап алып барылды ,”Мин студент”, “Студент туклануы”, “Өйне сагыну”, “Сессия. Автомат. Каникуллар”. Студентлар бу биремнәргә бик теләп, тапкыр җавап бирделәр.
Студентлар тормышыннан кызыклы фразалар әйтелде,блиц -сорауларга да тиз җаваплар таптылар алар, төрле студент тормышындагы ситуацияләрне, мимика белән уйнап күрсәттеләр. Кызыклы уеннардан “Ватык телефон”, “Утрауда кал”, “Биремле уен”нарны бик теләп башкардылар чара кунаклары.
Соңыннан бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте. Исәнлек-саулык, укуларында уңышлар теләп, кабат мәдәният йорты, китапханәгә чакырып озаттык яшь, студент кунакларыбызны.