«Без Тукай оныклары» шигъри сәгать
Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен,Г.Тукай елына карата “Без Тукай оныклары”дип исемләнгән шигъри сәгать уздырылды.Чарада укучыларга шагыйрьнең авыр балачагы турында сөйләнде, балачакта яратып уйнаган “Ачык авыз” уенын бергәләп уйнадык.
«Тукайны бергәләп укыйбыз» проектына кушылып,Г.Тукайның “Кышкы кич” шигырен Гүзәлия Миннуллина башкаруында тыңладык һәм фикер алыштык. Автор кышкы салкын кичне сүрәтләп, бәхетсезлек дәрәҗәсен зурайтып күрсәтә. Җылы өйдә, мич янында әниләре белән утырган балаларның ни дәрәҗәдә бәхетле, ә урамдагы йорт-җирсез ятимнәрнең ни дәрәҗәдә бәхетсез икәнлеген күрсәтә.