Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Вечер поэтического настроения «Матурлык җырчысы»

Китапханәдә күренекле татар шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган «Матурлык җырчысы» дип исемләнгән шигъри кичә уздырылды. Китапханәче китап укучыларны шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗатының төп этаплары белән таныштырды. Әдәби сәгатьтә Һади Такташның тормыш, мәхәббәт, туган ил һәм кешелек мөнәсәбәтләре турындагы тирән фикерләрен чагылдырган шигырьләре яңгырады.