"Китапларны укырга һәм геройларны танырга яратабыз"-әдәби калейдоскоп
Китапханәдә Пушкин картасы буенча, уку белән кызыксынуны стимуллаштыруга юнәлдерелгән әдәби калейдоскоп уздырылды. Калейдоскоп-ул төсле китап битләре, аларны ачып, укучылар танылган әдәби әсәрләр белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Мәсәлән: «Сүз сайла», «Бишкә җавап бир», «Геройны танып бел», «Мин беләм» кебек төрле биремнәрне башкарып,укылган китапларны барладылар.
Шулай ук катнашучылар танылган авторны, аның портреты фрагменты буенча таныдылар,татар фразеологизмын рәсемнәргә карап әйттеләр.