«Яңа Елга изге ният белән» уенлы-конкурслы чара
Мәдәният йортында солдат әниләрен, маскировка челтәре үрүче кызларны Яңа Ел бәйрәме белән котлап матур чара уздырдык.
Чараны бәйрәм котлавы белән башладык.Бәйрәм җыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.”Мин беләм” интеллектуаль уенында рәсемнәр буенча татар фразеологизмын әйтү; китап исемнәренә туры килгән җырлар башкару; кыш турында сынамышларны дәвам итү; ”Иҗади конкурс”та кыш темасына караган сүзләр белән шигырь яки җыр башкару кебек уеннарда кунаклар бик теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы котлавы бәйрәмгә ямь өстәде. Кыш бабай капчыгындагы күчтәнәчләрне дә, уеннарда катнашып алдылар кунаклар. Түгәрәк әйләнәсендә, көй астында кыш бабайның бияләен әйләндерү бик кызыклы уеннарның берсе.Көй туктауга бияләй кемдә кала , шуңа “җәза” бирелә.Уенда катнашучылар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Чыршы бәйрәме, истәлеккә бергәләп фотозонада, сурәткә төшү һәм күмәк бию белән тәмамланды .