«Укы.Уйла.Тап»-интеллектуаль уеннар
Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрелде.Шундый чараларның берсе «Укы.Уйла.Тап»дигән.Чарада авыл балалары белән бергә, шәһәрдән ялга кайткан укучылар 2 командага бүленеп, журналлардагы кроссвордларны,сканвордларны бик теләп чиштеләр.Азактан чишелгән сканвордларда укучылар, билгеле хәрефләрдән “Китап-белем чишмәсе”дигән мәкальне таптылар.