Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Без Тукайлы халык мәңгегә» әдәби кунакханә

Татарстан Республикасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз проектына  Аксар авыл китапханәсе дә кушылды . Проект шагыйрьнең бай әдәби мирасын популярлаштыруга һәм туган телне саклауга юнәлдерелгән.Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырды.Чараны Габдулла Тукайның иң күренекле һәм яраткан әсәре - «Туган тел» шигыре белән ачып җибәрдек. Шигырьне Миңнуллина Гүзәлия укыды.
«Туган тел» шигыре безне берләштерә, гореф -гадәтләребезне һәм ата-бабаларыбыз истәлеген сакларга ярдәм итә.