Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Кыш бабайда кунакта» балалар өчен чыршы бәйрәме

Балалар өчен чыршы әйләнәсендә Яңа Ел бәйрәме, күңелле чараларның берсе. Әкият геройлары Убырлы, Шүрәле белән бергәләп Кыш бабайның итеген эзләдек, төрле биремнәр үтәп, итекне бергәләп таптык.Аннан Кыш бабай Кар кызы белән бергәләп бәйрәмгә килде. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Егетләрнең махсус хәрби операциядә катнашкан абыйларына багышлап жырлаган “Киек каз юлы” җыры тагын да матурлады кичәбезне.
Чыршы тирәли уеннар уйнадык. Кыш бабай капчыгындагы бүләкләрне өләшеп , бергәләп истәлеккә фотога төшеп төгәлләнде бәйрәм кичәбез.