«Ватан Геройлары көне – истәлекле көн»-батырлык сәгате
9 декабрь- Ватан Геройлары көнендә, китапханәдә «Ватан Геройлары көне-истәлекле көн»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи вакыйгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан узган батырлык сәгатендә, китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы,Ватан Геройлары турында, Россиянең югары бүләкләре турында сөйләде, Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын атады. Якташларыбыз Советлар Союзы геройлары: Ларионов Г.Ф., Майков Н.И., Васильев А.А.турында сөйләнде.
Авылыбызның хезмәт каһарманы- Социалистик Хезмәт Герое Хөснетдинова М.Н. турында сөйләдек.Аның Ленин Ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнүен искә алдык.
Шулай ук мәдәният йортындагы “Без синең белән горурланабыз,Солдат”дигән стенд янында балаларга, СВОда катнашучы бүгенге көн геройлары турында сөйләдек, Һәлак булган авылдаш егетләребезне бер минут тынлык белән искә алдык.
Тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендә балалар әдәбият белән танышып,андагы бүләкләр һәм исемнәр турында белделәр.