Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Акция «Йөрәк җылыбызны кушып»

Игътибар һәм кайгыртучанлыкка мохтаҗ булган кешеләрне искә алу максатыннан, Инвалидлар декадасы кысаларында без, мәдәният хезмәткәрләре ,авыл китапханәчесе , актив укучылар белән мөмкинлеге чикләнгән Мөхәмәтдинов Айратның һәм аның әнисе Миңнеруй апаның  хәлләрен белешеп, аның янында кунакта булдык.Дөнья яңалыклары турында сөйләшкәннән соң,Айрат абыйларына  Миронова Диана һәм Ногманова Руфина,  конкурста катнашкан Х.Туфанның ”Сугыш” һәм Э.Мөэминованың “Моңсу бәйрәм” шигырьләрен сөйләделәр.

Ә без исә Т.Миңнуллинның”Әниләр һәм бәбиләр”дән өзек куйдык.

Әлеге җылы аралашу Айратка һәм әнисенә шатлык өстәп, алар безнең киләсе килүебезне көтеп,чакырып  калдылар.