«Сәламәтлек-безнең кулларда» -сәламәтлек сәгате
Китапханәдә «Сәламәтлек-безнең кулларда» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе узды.
Чарага авыл фельшеры Гөлфия Куртаева чакырылды.Ул укучыларга сәламәтлекнең кеше тормышындагы роле , сәламәт туклануга игътибарны арттыру , никотинлы электрон тәмәкенең зыяны , аның үсмер организмына тәэсире турында сөйләде.
Шулай ук укучыларны сәламәтлеккә багышланган китаплар, буклетлар белән таныштырдык. Физкульминут ясаганнан соң, укучылар төрле биремнәргә җавап бирделәр.
Мәсәлән «Начар гадәтләргә юк!»дип аталган ромашка таҗлары уеныда : «Наркотикларның зыяны турында ни беләсез»; “Сайлап алу мөмкинлеге” һ.б.
Эчтәлекле чараны “Дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык-сәламәтлек”, «Сәламәтлек- узебезнең кулда бит!» -дигән шигарә белән тәмамладык.