«Әниләр һәм бәбиләр»Т.Миннуллин -сәхнәләштерү
Әниләр бәйрәме уңаеннан авыл халкы өчен Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”әсәрен сәхнәләштереп куйдык.
Туфан Миңнуллин драматургиясе соңгы елларда заманга тирәнрәк үтеп керә, зур – зур фикерләр күтәрә. Анда бүгенге яшәешнең, агымдагы тормышның өлгергән мәсьәләләре, төрле яклары чагыла. Шул исәптән үкенечле, гыйбрәтле яклары да. Шуны автор «Әниләр һәм бәбиләр» (1984) драмасында да раслый. Автор, бердән, бала анасына дан җырласа,икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә - яңа туган сабыйга караш – мөнәсәбәт ягыннан килеп ачып күрсәтә. Тәрбияви әсәрдә , һәрбер герой үз ролен бик оста башкардылар. Уйналган спектакль, халык тарафыннан бик җылы кабул ителде.